Иат иткн шигырьлрем



Ясалма дуслык

Һәр кешенең була дусты-

Кадерлесе, якыны.

Туганнары читләшәләр,

Дуслар алгач урынны.

Дуслар белән бик күңелле

Кичәдә, бәйрәмнәрдә.

Серләр сөйләшкән чагында,

Гайбәтләр чәйнәшкәндә.

Гөрләшеп табын артында

Тәм-томнар ашаганда,

Мунча ягып, бәлеш салып,

Гел дә гел сыйлаганда.

Бәйрәмнәргә, туган көнгә

Бүләгең бирә алсаң,

Гел аныңча сөйли торып,

Ярдәмгә гел ашыксаң.

Бер авырлык башка төшсә,

Кайгы килсә өелеп,

Дусларыңнан җилләр исә,

Кала башлар иелеп.

Озаккарак авырап китеп,

Кунак уйный алмасаң,

Гел-гел сине дәшмәс чәйгә,

Каршы җавап алмасаң.

Ике бармак арасына,

Бер кайчан да ит кунмас.

Дуслар ташлап китсәләр дә,

Туганнар алай кылмас.

Шуңа күрә, дусларым,

Белик туганлык кадерен.

Бәйрәмебез табынында

Күрик туганның күңелен.

Хыяллар.

Бала чакта бар да әйбәт

Бар да ал да, гөл генә.

Алсу күзлек аша караганга,

Дөнья матур күренә.

Һәр кызчыкның хыяллары,

Матур күлмәк кияргә,

Шул киемгә туры китереп,

Туфли сайлый белергә.

Сумкасын да онытмаска,

Кирәк чәчкә тасмасы,

Бер кешедә булмаганны

Кайдан гына табасы?

Кызым, син иң матуры дип,

Әти-әни мактыйлар.

Булсын диеп тырышалар,

Армыйлар да талмыйлар.

Үскәч безне карар инде,

Хәлләребезне белешер.

Авырсак та, моңайсак та,

Көн дә килеп күрешер.

Олыгайгач ак хыяллар

Чынга ашсалар иде.

Дөньяның бар каралыгы

Агара барса иде...

Аерылышу.

Хәтеремдә: очраштык без

Ямьле яз айларында.

Серләребезне бүлештек

Ялгыз каен янында.

Көн дә каен көтеп алды

Безнең монда килгәнне.

Сөюебезгә шатланды,

Алда - алтын көзләре.

Нигә икән серләшкәнбез,

Ялгыз каен төбендә,

Каеным, киңәш бирмәдең,

Яшьләрем түгелгәндә.

Мәхәббәтебез бозылгач,

Күпләр эчтән көлделәр.

Кайберәүләр:“Кайтыр”, - диеп

Юаткан булып йөрделәр.

Елгалар кире акмый бит-

Кайтмаска китте сөю.

Ялгыз каенга килмә син-

Тапмассың анда мине.

.

Көндәлек.

Көндәлек нигә ул, диләр,

Миңа кирәк, дусларым!

Сагынганда бер укырга,

Бушатырга уйларым...

Вакыт үткәч бер укырлар

Туганнар, балаларым,

Кайсы сабак, кайсы гыйбрәт

Үзенә алар алыр.

Монда минем кичергәнем,

Үткәнем, хыялларым.

Монда беренче мәхәббәт,

Шатлыгым, ялгышларым.

Яхшысы да, яманы да

Булды инде үткәндә.

Алда ниләр күрәчәкне

Бер Алла гына белә.

Бала сагышы.

Бүген аның тагын өйдә

Дәрес кайгысы түгел,

Әтисе соңарды эшеннән,

Эчкән, сизә бит күңел.

Тагын тавыш чыгарырмы?

Аңа кул күтәрерме?

Юк-барлардан гаеп табып,

Әнисен җәберләрме?

Нигә аңа да мәктәптән

Бишлеләр генә алып,

Ашкынып өйгә кайтырга,

Шатлану түгел насыйп.

Дөрес сизгән аның күңеле,

Нәкъ ул көткән шикелле.

Кайтып керде эштән әти,

Һәрвакыттагыча “күңелле”.

Әни аңа ярар өчен,

Ниләр генә эшләми,

Ашарына салып бирә,

Ясап куя чәйләрен.

Сер сынатмаска тырыша,

Мине кайгырмасын дип.

Күз яшьләрен йотып эчкә,

“Әтиең бүген арыган”, - ди.

Ул ярамый әтигә,

Бу ярамый әтигә,

Чыга тавыш, кул күтәрә

Бер гаепсез әнигә.

Ана ана булып кала,

Яклый газиз баласын,

Алып аны кулларына,

Тота ишек тоткасын.

Урамда буран котыра,

Бүген кемгә барырга,

Кемнең ишеген кагарга,

Бер төн генә кунарга?

Бар бит әле шундыйлар да:

Кеше хәленә керәләр.

Ике йорт читтә торучы

Болар- якын күршеләр.

Бер сүз әйтмичә, аларны

Керттеләр төн кунарга.

Иртәгесен озаттылар

Әнисен- эшкә, аны – укырга.

Ничек алсын бишлене,

Эшләмәгәч өй эшен?!

Укытучы аңлар да бит,

Иптәшләре сизмәсен.

Аның кебек укучылар

Очрадылар миңа да,

Әтиләре укысалар,

Бәлки уйлар:

Бу бит минем турыда.

Әдәбият дәресендә.

Укыдык без дәрестә

Фатыйх абый Кәримнең

Кызык бер әкиятен,

Уйлаган хикәятен.

Кабат-кабат укыймын да

Хәйран калып уйланам:

Ничек Маймыл җырлаган?

Аю гармун уйнаган?

Әле дә исән дигән бит:

Кайсы урманда алар?

Бер барып күрсәң иде,

Булсаң иде чын дуслар.

Уйнатыр идем Аюны

Көне-төне гармунда.

Кушылып җырлар иде безгә

Һич иренми Маймыл да.

Бергәләшеп җырлар идек

Татар халык көйләрен.

Ә аннан соң кунакка

Чакырырмын үзләрен.

Рәхәтләнеп күрсәтермен

Үзебезнең Әлмәтне,

Әти-әни, дусларымны

Һәм икенче мәктәпне.

Укыганны күрсеннәр,

Дәресләргә йөрсеннәр,

Аннары гармунда безне

Уйнарга өйрәтсеннәр.

Татар теле дәресендә.

Утырабыз дәрестә,

Уйларыбыз бер төштә:

Ничек шигырь язарга

Һәм бер бишле алырга?

Нинди тема сайларга?

Кемне генә мактарга?

Кемгә рәхмәт әйтергә,

Я шелтә белдерергә?

Пардашымны мактасам,

Үпкәләр якын дустым.

Кемнедер шелтәләргә дә

Кушмый никтер намусым.

Утырабыз бар да шулай

Бергәләшеп баш ватып.

Сизмичә дә калганбыз бит:

Узган да киткән вакыт!

Әниләргә.

Әни... Нинди кыска исем,

Кем аны уйлап тапкан?

Шушы өч хәреф эченә

Күпме наз сала алган.

“Әннәм” диеп нәни бала

Эндәшә үз әнисенә.

“Әнием” дип дәшә башлый

Ул өч-дүрт яшьләрендә.

Нигә дөнья тигез түгел,

Бар әнисез балалар,

Бер генә тапкыр “әни” дип

Әйтә алмаган сабыйлар.

Кайберәүләр әниләрен

“Әни” диеп белмиләр.

Айга, елга бер тапкыр да

Хәлләрен белешмиләр.

Шундый булсын әниләр,

“Балам” диеп өзелсен,

Балалар һәрвакытта

“Әнием” дип сөенсен.

Тукай абыйга.

Яратам Тукай абыйның

Язган әкиятләрен,

Су анасын, Шүрәлесен,

Сарык белән Кәҗәсен.

Чит әйберләргә тимәскә

Өйрәтте Су анасы,

Алдатма бүтәннәрдән диеп

Киңәш бирде Шүрәле.

Су анасы белән бергә,

Йөзәр идем күлләрдә;

Ияртеп Шүрәлесен,

Китәргә чит илләргә!

Шәкерт өйрәтә Акбайны

Утырырга, аумаска,

Мин дә өйрәтәм Сарбайны

Гел акыллы булырга.

Тукай абый шуның хәтле

Күп укыган, күп белгән.

Бүгенге көнгә яраклы

Киңәшләрен дә биргән.

“Эшләгез,- дигән,- сабыйлар,

Иң мөкатдәс нәрсә- эш”.

Тырышып уку -безнең өчен

Бүген иң кирәкле эш.

Уйланулар.

Мәшһүр Казан урамнарын

Күп тапкырлар буйладым.

Тукай һәйкәле янында

Утырып уйлар уйладым.

“Исемдә калганнар” белән

Кердең син күңелебезгә.

Синдәй борчылдык, кайгырдык,

Шатландык үзебез дә.

Хәтирәләр алып китә

Соңрак Җаек ягына.

Тукайның иҗат учагы

Әнә шунда кабына.

“Татар, Тукай, Казан, милләт”-

Бу сүзләр аерылгысыз.

Татар милләт була алмый

Казансыз һәм Тукайсыз.